Бүгенге көндә автомобиль юлларында төрле транспорт чараларында йөрүче балаларны очратырга мөмкин. Хәзер бигрәк тә квадрацикллар күбәеп китте. Ата-аналарны бу транспортның бәясе дә, анда куелмаган җайланмалар да куркытмый.
Ә квадрацикл төре өчен аерым кагыйдәләр эшләнгән. Беренчедән, аның төзеклеген системалы рәвештә тикшереп торырга кирәк. Икенчедән, бала махсус шлем, күзлек яки маска, тез, терсәкчекләр, перчатка, мотоботы кияргә тиеш. Өскә кигән кием каты һәм җайлы булырга тиеш.
Бала ата-ана карамагында гына кешеләр йөрмәгән мәйданчыкларда кагыйдәләрне үтәп йөрсә, бернинди аварияләр дә булмас!