1. “Социаль ипотека” программасы буенча алынган квартирага договорда катнашмаган туганнарны пропискага кертеп буламы?
– Юк.
2. Акча займын вакытыннан алда түләп ябып буламы?
- Әйе, договор буенча бу килешенгән.
3. Акчаларны график буенча түгел, ә күбрәк түләргә буламы?
- Әйе, ул фонд акча күчү турында шунда ук автоматически перерасчет ясый.
4. Найм договорының процентлары ничек исәпләнә?
- Займ срогыннан һәм түләнгән акча суммасыннан чыгып.
5. Безнең максатчан акча займы договорына ана капиталы күчкән, ни өчен аннан процентлар тотып калалар?
- Заемщик №256-ФЗ ның “Балалы аналарны социаль яклау” дигән законның 10 нчы маддәсендә язылганча займ бирүчегә процентлар түли.