“Әни – эшмәкәр”

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда хатын-кыз эшмәкәрлеген үстерү максатыннан 9-13 нче июль көннәрендә Казанның Петербургская урамында Эшмәкәрләр йорты)  “Әни – эшмәкәр” дигән федераль проектны тормышка ашыру планлаштырыла.

Бу проект махсус декрет ялында утыручы һәм эшкә урнашмаган әниләр өчен уйлап табылган.

Проект максаты – хатын-кыз потенциалын ил экономикасы үсеше өчен тоту, аларга үз бизнеслары белән дөньяга чыгу.

Бу түләүсез уку 5 – көнлек тренинг-интенсив формасында эшлекле мөхиткә керү һәм бизнес – проект эшләп чыгару юнәлешендә барачак.

Соңгы этапта  проектлар конкурсында җиңүче үзенең бизнесын җәелдереп җибәрү өчен 100 000 сум грант алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International