Ел саен 6 нчы июньдә – Пушкинның туган көнендә Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә.
Бу көн район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында да билгеләнмичә калмады. Шагыйрь талантына баш иючеләр арасында бигрәк тә җәйге лагерьга йөрүче балалар аерылып торды.
Чаралар арасында викториналар, шигырь бәйрәмнәре, мультфильмнар, иллюстрацияләр белән танышу булды. Балаларга бигрәк тә пушкин урыннарында виртуаль экскурсияләр ошады.