Социаль объектлар – Югары Осланның приоритеты

2018 елның 9 июне, шимбә

Берничә подрядчиклар оешмасы Югары Ослан һәм авылларының юлларын төзәтү эшләре белән шөгыльләнә.

Ул эшләр проект – смета процедураларын үткәннән соң муниципаль юл фонды акчаларына һәм авыл җирлекләре бюдңеты хисабына  ремонтлана.
Аның өчен 26 млн 500 мең сум акча каралган. Акчалар асфальт өстенә асфальт, урам челтәре, социаль әһәмияткә ия объектлар юлларын ремонтлау өчен тотылачак.

Район үзәгендәге Набережная, Колхозная, Березовая, Вишневая, Волжский проезд, Медгородок, Полевая урамнарның чокырларын тигезләү дә күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International