Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!
Сезне татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән котлыйм!
Бу бәйрәм халкыбыз күңелендә традицияләребез, йолаларыбыз һәм милли аңыбызны кире кайтара, буыннарны бәйли торган бәйрәм булып уелып калган. Ул җырлы-биюле, көлке һәм шатлык белән тулы иң яраткан һәм иң көтеп алган бәйрәм.
Без бу көнне хезмәт батырларына дан җырлыйбыз.
Барыгызны да бу бәйрәм атмосферасын тоеп, шатлык – куанычларны бүлешеп, бергәләп күңелле итеп Сабантуйларын үткәрүегезне теләп калам!
Нык сәламәтлек, уңышлар, күңел көрлеге юлдаш булсын! Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов