Санитар саклау зонасы үзгәреше

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясенең 2018 нче елның 3 нче мартында чыккан 222 нче номерлы “Җир участокларының санитар саклау зоналары турында” гы карары 15 нче мартта гамәлгә керде.

Санитар саклау зоналары объект төзелгәндә химик, физик, биологик чыганакларның якынлыгын исәпкә алырга тиеш.

Төзелешне планлаштырганда төзүче Кагыйдәнең 6 нчы пунктында күрсәтелгәнчә, Роспотребнадзордан рөхсәт кәгазе алырга тиеш.

Ә Роспотребнадзор органы 2 эш көне эчендә җирле үзидарә органнарына үзенең карарын җиткерергә тиеш.

Ә җирле органнар Кагыйдәнең 24 нче пункты нигезендә рөхсәт кәгазе бирә.

Рөхсәт ителгән санитар саклау зоналары 2 елга кадәр үзенең чикләрен үзгәртми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International