«Табигатькә һәм тормышка якынрак”

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

19 нчы июньдә Байтик балалар лагеренда 200 дән артык бала  Россия юннат хәрәкәтенә 100 ел тулуга багышланган чарага җыелды.

Республиканың төрле почмакларыннан килгән балалар үзләрен чын яшь натуралист итеп тойды.

ТР ның яшьләр экологик хәрәкәте хәзерләгән  күңелле уеннар формасында без учак ягарга да, палаткалар куярга да,  төеннәр бәйләпргә дә, янгыннан сакланырга да өйрәндек.

Бу ярышларда Югары Осланның 4 мәктәптән оешкан “Экос” командасы 2 нче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International