Мәктәп яны лагерҗлары эше

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Җәйге каникулларның 1 нче көнендә үк мәктәпләрдә җәйге лагерьлар ачылды: отрядларга бүленделәр, исем уйлап таптылар, девиз өйрәнделәр, эмблема таптылар... Иң беренче лагерьда булу тәртипләре һәм кагыйдәләре белән таныштылар.

Иртәнге зарядка, кызыклы уеннар, спорт ярышлары, экскурсияләр, ашау – эчү – барысы да хуш килде балалар күңеленә!

Һәр лагерьның үз юнәлеше – экология, патриотизм, спорт-сәламәтләндерү, эстетик, лингвистик, спорт – туризм.

Укучылар шулай ук массакүләм Сабантуй, Россия көне, Яшьләр көне кебек чараларда а актив катнаштылар.

Алга таба да балаларга күңелле ял телик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International