22 нче июньдә Борнаш авыл җирлегендә Галина Ивановна һәм Людвиг Павлович Козиннарның Зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үттеләр.
Алар 55 ел буена кулны – кулга, иңне-иңгә кушып матур гына гомер кичерделәр.
Алар 2 кызларына һәм 5 оныгына дөрес тәрбия бирделәр.
Бүген аларның исемнәре “Районның Почетлы юбилярлары” кенәгәсенә кертелде. Район башлыгы Марат Зиатдиновның бүләген дә тапшырды аларга үзенең матур теләкләре белән ЗАГС бүлеге башлыгы Наталья Кадырова.
Котлауларга кушылабыз!