Кешеләр! Йөрәкләр типкәндә үлгәннрне искә төәерегез!
22 нче июнь – истәлек һәм кайгы көне. Ул безгә 77 елдан соң матур җиләс тыныч көнне тагын килде.
Югары Ослан халкы бу көнне тыл батырлары Скверына җыелды. Бу урында 40 нчы елларда Ворошилов исемендәге колхоз идарәсе булган һәм фронтка китүчеләрнең юлы да шуннан башланган.
Хәзер инде сугыш чоры ветераннары үлеп бара. Тулы бер чор юкка чыга, тарих китә, җиңүчеләр бетә бара... Хәзер бар өмет – яшьләрдә!
Җыелган халык алдында район башлыгы Марат Зиатдинов сүз алды. Аннан соң район комиссары А.Фәхретдинов киләчәк буынны нык, көчле һәм ышанычлы булырга өндәде.