Бүген, 26 нчы июньдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Очрашуга 8 кеше Коновалов урамына асфальт җәю, Түбән Осланда су бетү мәсьәләсе, , Осланның Дружба урамын тәртипкә кертү, шәхси йорт төзү өчен җир бүлеп бирү, торак, сораулары буенча килгән иде. Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе сәгать 8:00 дән 12:00 гә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-18-39, 2-13-38.
Авыл җирлекләренә чыгып кабул итү графигы район сайтында урнашкан: http://verhniy-uslon.tatarstan.ru