Кадерле егетләр һәм кызлар!
Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм!
Югары Ослан яшьләре көннән – көн район үсешендә зуррак роль башкара. Сезне актив гражданлык позициясе, тормыш белән югары кызыксыну, яхшы тәрбия, мәгърифәт алуга омтылыш, үз алдыңда дөрес максат кую һәм аларга ирешү кебек уңай күрсәткечләр аера.
Яшьлекнең үз сыйфатлары – матурлык, көч, энергия, җиңүгә омтылыш кебек аерым яклары бар. Сезгә аларны үстерүдә олылардан үрнәк алырга һәм аларны саклап калырга кирәк.
Бәйрәм белән Сезне . Һәр нәрсәдән бәхет, шатлык һәм куанычлар килеп торсын Сезгә. Бәхетле, дус һәм тату булыгыз!
Изге теләкләр белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.