Кадерле дуслар!
Сезне бөтен ил билгеләп үтә торган Яшьләр көне белән котлыйбыз!
Яшьләр – ул безнең киләчәк өчен якты өметебез! Югары Ослан яшьләре иң алгы сызыкта авангард булып торалар.
Экономика, социаль сфера, яңа инновацион проектларга юл – бүген һәр яшь кеше өчен ачык.
Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Яшьлек елларын бушка уздырмагыз! Сезнең тормыш матур гаилә кору, матур гамәлләр кылу белән бәйләнеп барсын!
Сезгә яңа идеяләр, яңа танышулар, актив тормыш, яңа максатлар теләп калам!
Район профсоюзлары координацион Советы рәисе: Лилия Хөрмәтуллина.