Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә ТР Госалкогольинспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль бүлеге вәкилләре, Роспотребнадзор органы, полиция, суд приставлары катнашында законсыз алкоголь һәм спиртлы эчемлеләр сатучыларга каршы комиссия эше каралды.
Спиртлы эчемлекләр сату, аның аркасында килеп чыккан җинаятьләр, балалар проблемасы темасына докладлар яңгырады.
Агымдагы елның 5 ае эчендә Югары Ослан районының 80 сәүдз объектының 25 юридик затның аракы сату өчен лицензиясе бар.
Комиссия эше буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.