27 нче июньдә Мәйдан авылында Нина Филлиповна һәм Борис Иванович Сельскихлар гаиләсенең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Аларның 55 ел буе бергә гомер итү тантанасында исемнәре “Районның почетлы юбилярлары” кенәгәсенә кертелде. ЗАГС бүлеге башлыгы Н. Кадырова юбилярларга җылы сүзләр һәм матур теләкләр теләде һәм район башлыгы Марат Зиатдинов исеменнән бүләк тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы В.В. Михеев та үз чиратында авылдашларына чын күңелдән котлады.