Авыл җирлеге башлыклары, аларның секретарьлары, җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина видео аша уздырылган нотариус белән бәйле сорауларга багышланган видеоконференциядә катнаштылар.
Ул сорау-җавап формасында бик эффектив узды. Югары Ослан секретарьлары да үз чиратында кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мондый күзгә-күз очрашулар уңай нәтиҗәләргә китерә.