2018 нче елның 8 нче маенда РФ Президентының УП – 359 нчы номерлы Указы нигезендә Бөек Ватан мугышы ветераннарына, сугыш елларында төрмә һәм концлагерьларда интеккән узникларга “Намуслы хезмәт өчен” дигән медаль тапшыру эше дәвам итә.
Югары Ослан районында андыйлар – 10 кеше.
Әлеге медальне аларның 7 сенә район башлыгы Марат Зиатдинов инде тапшырды. Ә 3 сенә тиздзн бу югары бүләк килеп җитәчәк.
Барыгызга да сәламтлек теләп калабыз, хөрмәтле ветераннар!