2012 нче елның 1 нче июненнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына туган көннәрендә РФ Президенты бүләкләрен район башлыгы таратуы дәвам итә.
2018 нче елның 1 нче яртыеллыгында инде 18 персональ котлау булган. Аларның 2 се – 95 яшҗлек юбилей уңаеннан.
Озак яшәүче юбилярлар арасында 6 сы – Югары Осланнан, 3 әр – Шелангадан, Түбән Ослан, Олы Мәмидән; 1 әр – Яр Морквашы, Куралово, Коргузадан.
Юбилярларны өйләренә барып котлыйлар һәм район башлыгы исеменнән дә бүләкләр тапшыралар. Материаллар район сайтында яктыртыла.