Бүген Югары Осланның коррупциягә каршы комиссиясе утырышы булып узды.
Аны район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды.
РФ ның 05.04.2013г. №44-ФЗ законы нигезендә Югары Ослан районының кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче эшмәкәрләренә булышлык күрсәтү һәм аларның бизнесы үсеше өчен уңай шартлар тудыру сораулары буенча район башкарма комитетының социаль – экономик үсеше бүлеге башлыгы Наталья Маннапова чыгыш ясады.
Коррупция очракларының дәүләт органнарындагы хәле турында район башлыгы ярдәмчесе Илназ Гыйләҗиев обзор ясады.
Оештыру бүлекләре башлыклары Надежда Скареднова һәм Вероника Александрова дәүләт органнары вәкилләренең доходлары турында күзәтү эшләренең нәтиҗәләрен җиткерделәр.
Җир өлкәсендәге коррупция очраклары турында Л.Потапова чыгыш ясады.
Ахырдан район Прокуроры В.Егоров үз рекомендацияләрен бирде.
Нәтиҗәдә тиешле карарлар чыгарылды.