Район Советының чираттагы 35 нче утырышына Печище авыл җирлеге депутатларын да чакырганнар иде. Анда ТР Президентының карары буенча үз вазифаларын вакытында үтәмәгәнлеге өчен А.В.Романовны депутатлыктан төшерү турында карар укылды.
Совет утырышында ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Гатин Руслан, район Прокуроры Василий Егоров, юрист Надежда Пичугина да катнашты.
Президент гаризасы кәнәгатьләндерелде..