Һәр кешегә тормыш яшьлек дип аталган бүләк бирә. 30 нчы июнь көнне Югары Ослан яшьләре дә бәйрәм атмосферасына чумды. Бу көнне Культура һәм ял паркына иң күңелле, иң матур, иң актив яшьләр җыелды.
Бәйрәмгә килгән яшьләрне Рамилә Бакирова җанландырды: аларга төрле конкурслар, иҗади квестлар, җыр-бию тәкъдим итте.
Яшьләр туйганчы конкурсларда катнашты, җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.