27 – 30 нчы июнь көннәрендә Биляр территориясендәге “Сәләт” лагеренда безнең район балалары да катнашты.
Бу сәләтле балаларны үзенә туплый торган лагерьга быел иң яхшы вокалистлар, хореографлар һәм сәнгать эшлеклеләре җыелды.
Безнең сәнгать мәктәбенең Полина Осипова җитәкчелегендәге “Жемчужинка” ансамбле палата лагеренда яшәп, онытылмаслык хәтирәләр, дуслык мизгелләре һәм шатлыклы фикерләр алып кайтты.
Шуның өстенә һәрберсе бүләкләр һәм дипломнар иясе булды.