Кичә ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә Ростехнадзор идарәсе инспекторлары районнарның мәгариф учреждениеләре һәм АО «РПО «Таткоммунэнерго» котельныйларын кышкы сезонга хәзерлеген тикшерә башлады.
Беренче көнне үк Яр Морквашы, Введенка Бистәсе, Борнаш, Куралово, Октябрьский, Матюшино, Югары Ослан, Печищи мәктәпләрен карап чыктылар.