Район кырларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләргә кышка азык хәзерләү белән шөгыльләнә.
Бүгенге көндә бер баш терлеккә 6,4 центнер азык хәзерләнгән. Сенаж траншеясына 13900 тонна сенаж салынган һәм 1576 тонна печән прессланган.
Бу эштә иң алдынгылардан”Нармонка” Агрофирмасы санала. Анда инде 1 башка 11 центнер азык бар.
Күпьеллык үлән 2828 гектар җирдән чабып алынган.
Эшләр дәвам итә.