Традицион утырыш

2018 елның 6 июле, җомга

Җәйге ял вакытына карамастан, Югары Ослан муниципаль район Советы һәм  Башкарма комитетында эшләр кайный: мәктәп һәм балалар бакчаларында ремонт, иҗат мәктәбе төзелеше, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, юллар төзү һ.б.

Авыл хуҗалыгында да бик кызу чор. Шәһәрдән авылга күчеп яшәүчеләр дә бермә-бер артты. Шул сәбәпле гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр дә бик күпкә артты.

Шимбә утырышы да нәкъ менә халыктан килгән хатларның үтәлешенә багышланды.

Районда дәүләт услугалары Порталы аша килгән хатлар белән эш төгәл башкарылуы ачыкланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International