5 нче июльдә гимназия укучылары музейга экскурсия ясады.
Җәй көне музейга көн саен я балалар бакчасы, я мәктәп укучылары экскурсия ясый.
Экологик уеннар, экскурсияләр, төрле викториналар, мастер-класслар мәктәп лагере балаларына бик ошый.
Бу юлы чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә багышланды. Балалар әти, әни, гаилә членнары турында төрле төстәге плакатлар ясадылар. Бигрәк тә Җирдәге тынычлыкны ничек күрүләрен рәсемгә якты итеп төшерделәр.
Менә шунда инде балалар тормышны кабул итә башлый!