Сезне барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көне белән котлыйм!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык туганнар һәм якыннар турында кайгырту – һәр кешенең иң кадерле кыйммәте. Алар кешегә яшәү чыганагы бирә, куандыра һәм авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша.
Бүген бу бәйрәмдә озак еллар бер-берсенә тугырылыклы булып калып, кайгыда да, шатлыкта да тормыш юлыннан бергә атлаучы өлкән гаиләләргә рәхмәт әйтеп һәм бүген генә гаилә корып җибәрүче яшь парларга олылардан үрнәк алып яшәүләрен теләп калам.
Барлык гаиләләргә ныклык, татулык бәхет һәм шатлыклар теләп калам!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.