Югары Ослан районында Гаилә көнен ничек билгеләп үттеләр

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

8 нче июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм иң яхшы гаилә традицияләрен, балаларны дөрес тәрбияләү, бер-береңә тугырылыклы булу, ярату кебек гомумхалык кыйммәтләрен кире кайтара.

Югары Осланда ул “Тату гаилә” девизы астында узды. Район башлыгы Марат Зиатдинов Борнаш авылындагы бәйрәмдә 50 ел бергә матур гаилә корып яшәүче Винокуровларны котлады.

Һәрбер авыл җирлекләренең культура учакларында бу көнне гаилә традицияләрен, матур гаиләләрне барлау, аларга дан җырлау белән концертлар оештырылды. Авыл җирлекләре башлыклары үзләренең авылдашларын котлап җылы сүзләр әйтте. Барлк авылларда бәйрәм актив төс алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International