Бүгенге “Эшлекле дүшәмбе” Идел буе урманчылыгы җитәкчесе Исмәгыйлев И.га намуслы хезмәте һәм лаеклы ялга чыгуы белән бәйле район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын тапшыруы белән башланып китте.
Аннан соң гадәттәгечә МВД вәкиле Арефьев Д. – районда тәртип бозу очракларын яктырту; Камалетдинова Гөлия – газета – журналларга язылу һәм балигү булмаган балалар белән эшнең торышы турында; Юсупова Анна – гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне карау; Нуруллин Таһир – ягулык сезоны башлану турында чыгыш ясадылар.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.