Бүген Иннаполиста Президент Академиясенең 7 нче җәйге кампусы ачылды. Аның тантаналы ачылышыда ТР Президенты Р.Миннеханов, РФ Президенты каршындагы халык хуҗалыгы академиясе ректоры Владимир Мау, Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасарыВадим Кулик, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.
Әлеге кампус барлык илләр халыклары өчен халыкара укыту проекты булып тора. Ул 15 июльдән 26 нчы июльгә кадәр эшләячәк. Анда инде бу еллар эчендә 1500 кеше катнашты.