17 нче июльдә Килдеево авылында Анна Ивановна һәм Михаил Кириллович Рачковларныд 55 еллык туйларын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
Барлык кыенлыкларга бирешмичә, бер-берсенә хөрмәт хисләре белән гаилә сукмагын узган бу парларның исемнәре бүген “Районның почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде.
Шулай ук аларга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген дә тапшырдылар.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле юбилярлар!