19 нчы июлҗдә МВД Россииянең Югары Ослан бүлекчәсе ветераннарының чираттагы утырышы булып узды. Аны ветераннар Советы рәисе Лилия Хөрмәтуллина җитәкләде.
Көн тәртибенә 3 сорау чыгарылган иде:
- Агымдагы ел эшенә йомгак;
- Ветераннар Советына яңа членнар кабул итү;
- Агымдагы сораулар.
Йомгак вакытында Л. Хөрмәтуллина эшчәнлекнең устав буенча барлык юнәлешләрдә алып барганлыгы турында сөйләде. Һәм приоритет юнәлешләргә дә тукталды.