РФ җинаять Кодексының 72 нче маддәсендәге үзгәрешләр турында

2018 елның 20 июле, җомга

2018 нче елның 14 нче июленнән РФ Җинаять Кодексының 72 нче маддәсендәге үзгәрешләр кертелде. Аны сак астында торучы җинаять кылучылар инде күптән көтәләр иде. Бу судка кадәрле сак астында торган 1 көн  срокның 1,5 яки 2 көненә исәпләнүе турында.

Үзгәрешләрдән соң следствие изоляторында үткәргән 1 көн:

-    Строгий режимдагылар өчен 1 көнгә;

-    Гомуми режимдагылар өчен 1,5 көнгә;

-    Поселениедәгеләр өчен 2 көнгә исәпләнәчәк.

Үзгәрешләр тагын Җинаять Кдексының терроризм эшчәнлеге белән бәйле 3-4 нче маддәләрнең 205 — 205.5 бүлекләре, 4 нче маддәнең 206 нчы бүлеге һәм  211, 229, 275, 276, 361 бүлекләре, шулай ук  РФ Җинаять Кодексының 277 — 279, 360 маддәләре өчен дә яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International