Аерым куллануга ия булган зоналарга керүче җир участоклары хуҗасыннан алынырга тиеш түгел. Ләкин аларда аерым махсус режим тора. Ул җирләрнең кулланылышы чикләтелгән. Су буендагы җирләрдә отходлар түгәргә ярамый, яр буе саклагыч зоналарда көтү көтәргә һәм җир эшкәртергә ярамый, язгы ташу була торган урыннарда йорт салырга ярамый.
Бүгенге көндә Татарстанда территорияләре аерым саклау зонасына кергән 80 мең зона исәпләнә. Аларның 29 ы – магистраль трубопроводлар: газүткәргеч, нефтьүткәргеч трубалары һәм скважиналар.
ТР кадастр Палатасы пресс – службасы