16 авыл җирлегендә 2018 нче елның үзара салым акчаларын тормышка ашыру бара. Алар бүгенге көндә төзелеш өчен электрон аукцион формасында Югары Ослан авыл җирлегендә – зиратны коймалау, Макылда – юлларга щебень салу өчен уйнала. Ә 12 авыл җирлегендә эоектрон аукцион процедурасы әле бара гына.
Аукцион узарга Коргуза авыл җирлегенең документлары әзер түгел.
Республика бюджетыннан 11 млн сум электрон аукционда катнаша.
Ә авыл җирлекләрендә әле үзара салымны түләмәүчеләр һаман бар.