Узган ял көнендә районның Культура һәм ял паркында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Син үз районыңны беләсеңме?” дигән мастер-класс үткәрделәр.
Балалар бик теләп районның тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар район турында күп белүләрен күрсәттеләр, дөрес җаваплар өчен призлар алдылар.
Ә кызлар иҗатка чумып, чәчәкләр ясадылар. Бу күнегү белән мавыгып көн үткәне сизелми дә калды.
Балаларга бик күңелле булды.