Россия Федерациясе тикшерү органнары көне белән!

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле Россия Федерациясе тикшерү органнары хезмәткәрләре!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген без кыю, көчле, үз тормышын дәүләт интересларын яклауга юнәлткән Югары Осланның тикшерү органнары вәкилләрен чын күңелдән  искә алабыз.

Мин ышанам: хезмәтегезгә тугырылык, таләпчәнлек, тырышлык , намуслык сыйфатлары сезне алга таба да райондагы җинаятьләрне вакытында ачарга ярдәм итәр.

Бигрәк тә үз урынына  лаеклы смена хәзерләп калдыручы ветераннарга аеруча зур рәхмәтемне белдерәм.

Чын күңелдән барыгызга да озын гомер, сәламәтлек, эшегездә уңышлар теләп калам!

Башкарма комитет җитәкчесе: Л.С.Хәкимҗанов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International