ТР ның Үзәк сайлау комиссиясе 9 нчы сентябрьдә узачак сайлаулар буенча утырыш үткәрде.
Югары Осланда мондый сайлаулар 5 авыл җирлегендә узачак: Макыл, Соболевское, Печище, Вахит, Мәйданда.
Бүгенге көндә депутатларны регистрацияләү процедурасы бара. Гаризаларны 30 нчы июльгә кадәр биреп була.
Хәзерге көндә сайлауларны уздыру өчен шартлар тудыру өстендә эш алып барыла.