25 нче июньдә Борнаш авылында алтын юбилярлар Анатолий Алексеевич һәм Зоя Алексеевна Якушевларны, зөбәрҗәт юбилярлар Виктор Никанорович һәм Людмила Михайловна Лаониннарны тантаналы рәвештә котларга килделәр. Аларның исемнәре бүген барысы да “Районның почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде.
ЗАГС бүлеге юбилярларга матур теләкләр теләп, район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатларын һәм бүләген тапшырды.