Хуҗалыкларда комиссия тикшерүе

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген район хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә хәзерлеген тикшереп комиссия йөрде. Анда төп басым иген уручы комбайннарның хзерлегенә һәм аларны киптеү урыннарына ясалды.

Урып-җыю өчен бөтен техниканың югары дәрәҗәдәге хәзерлеген “Заря” агрофирмасы механизаторлары күрсәтте. Монда бар да: комбайннарны ремонтлау, янгынга каршы инвентарь, махсус киемнәр, расценкалар әзер.

Ә "Агрофирма Нармонка" филиалы, киресенчә, әле урып – җыю эләренә хәзерлек буенча артта калган. 4 комбайнга әле тотынмаганнар да.       
   
АО "Востокзернопродукт" предприятиесендә 12 берәмлекнең әле берсенә дә тотынмаганнар.

Район буенча быел 46 комбайн икмәк урачак. Аларның һәрберсенә  360 гектар мәйдан тия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International