28 нче июльдә Түбән Новгородның 1 нче май паркында Сабантуй узды.
Бу бәйрәм кысаларында милләтара Түбән Новгород өлкәсе коллективларының “Дуслык күпере” фестивале узды.
Килгән кунаклар алдында 3 сәгатьлек концерт программасы һәм спорт ярышлары белән Югары Ослан да чыгыш ясады.
“Көрәш” һәм башка милли уеннарда Түбән Новгород кешеләре дә бик теләп катнашты.
Паркның Үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы продукциясе күпләп чыгарылган иде.