Кичә район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыкларын җыйды.
Утырышта район финанс – бюджет Палатасы рәисе Е.Колесова физик затларның налог бурычлары турында; җир һәм мөлкәт Палатасы рәисе Л.Потапова – капиталь төзелеш объектларын инвентаризацияләү турында; ЖКХ , төзелеш, энергетика бүлеге башлыгы А. Московкин муниципаль юлларны инвентаризацияләү турында; авыл җирлеге башлыклары электроэнергия һәм су өчен бурычлар турында; информатизация бүлеге хезмәткәре А. Савичев сайтка яңалыклар кую һәм аларның тәрҗемәсе турында чыгыш ясадылар.