Бүген, 8 нче августта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны Югары Ослан авыл җирлегендә шәхси сораулары белән кабул итте.
Очрашуга 9 кеше җир бүлеп бирү, торак, Дружба урамына асфальт җәю, Западный микрорайондагы күпквартиралы йорт янында тәртип урнаштыру һәм район үзәге урамнарында чисталык саклау сораулары буенча килгән иде.
Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итә.