Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау - хезмәт реабилитациясенең бер юнәлеше булып бакчада эшләү тора. Социаль белгеч Юлия Иванова һәм сеңел-хуҗабикә Нина Калашникова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль рәвештә төрле яшелчә культуралары: кыяр, помидор, кәбестә, кабак, кабачки, борыч, арбуз үстерәләр. Йорт-интернат халкы яшелчә үстерү буенча авыл хуҗалыгы эшләренең барлык этапларын үзләштерделәр: утыртудан алып уңыш җыюга кадәр, һәм үзләренең тырышлыгы белән бүгенге көндә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: кыяр – 96 кг, кабачки – 18 кг, сарымсак – 2 кг, яшел тәмләткечләр – 6 кг, карлыган – 5 кг, чия – 7 кг, җиләк – 12 кг, әмма әле бу гына түгел, яшелчә җыю әле дәвам итә! Җыелган уңыш интернат ашханәсендә кулланыла һәм туклану рационын киңәйтә, азыкта «тере витаминнар» санын арттыра.