Тиз генә барып кайттылар

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Узган шимбәдә безнең район пенсионерлары Пенза өлкәсенең Никольск шәһәренә барып кайтты. Аны ветераннар Советы оештырды. Бу борынгыдан хрусталь эшли торган урыннарга алар беренче генә бармый инде.

Андагы базарда күңелеңә нәрсә ошый, барысын да сатып алып була. Товарлар арасында төрле илләрдән кергән фарфор, керамика, пыяла, бәллүр савыт-саба күз явын алырлык балкып тора.

Ә иң мөһиме: табигатьтә бергә ашап-эчеп, эңгәмә корып, музейларны карап, яңа кешеләр белән танышып кайту үзе ни тора!

Никольск шәһәрендәге Н.Пластов музеенда пенсионерлар үзләре өчен бик кызыклы мәгълүматлар алдылар. Аларны да үзләренә кунакка чакырып кайттылар.

Икенче маршрут – Чистай шәһәренә бару дигән карарга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International