Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин янына Ивановское авылында чиркәүне торгызу буенча инициатив группа килде.
Аллага табынучы тырыш кешеләр аркасында Каинки, Юматово, Кильдеево, Клянчино авылларында чиркәүләрне тәртипкә китерү эше бара, ә Татар Борнашы һәм Ташевка авылларында яңа чиркәүләр төзелә.
Район авыллары арасында Ивановское чиркәве иң искеләрдән санала.Ул элек Коргуза, Олы Мәми һәм Канаш авылларын берләштереп экономик яктан иң актив территория саналган.
Чиркәүне торгызсалар, бәлки, авыл да яңарыр!