РФ ның “РФ ның суд системасы” турындагы конституцион законга үзгәрешләр кертү” турындагы 2018 нче елның 29 нчы июлендә чыккан № 1-ФКЗ Закон нигезендә Гомуми юрисдикциянең кассацион суды һәм аппеляцион судлары барлыкка килде.
Алар территориаль гомуми юрисдикциядәге федераль судларга карый. Барлыгы 9 кассацион 5 аппеляцион суд төрле регионнарда эшләячәк.
Аларның фунуциясенә закон көченә кергән жалоба һәм представлениеләрне, яңа ачылган җинаятьләрне, суд актларын яңадан карау керә.
Аларның эшли башлау вакытын Россия Федерациясенең Югары суды Пленумы 2019 нчы елның 1 нче октябренә кадәр чишәчәк.