ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы тагын бер конкурс турында игълан итә. Ул – “ 2017 – 2020 нче еллада крестьян – фермер хуҗалыкларында гаилә терлек фермалары үстерү” дигән ведомство программасында катнашу.
Гаризаларны һәм документларны кабул итү ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгына йөкләтелгән.
Адрес: ТР, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 309 нчы бүлмә.
Гаризалар 31 нче июльдән 29 нчы августка кадәр эш көннәрендә сәгать 9.00 дан 16.00 га кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/ сайтының «Интернет» «Гранты фермерам, сельхозкооперативам и субсидии ЛПХ», подраздел – «Поддержка семейных ферм с соучастием бюджета Российской Федерации» бүлегендә урнашкан.
Контакт телефоннары: 8(843) 2217653, факс 8(843) 2217654, (55).