Бүген Чүпрәле районының ООО "Цильна" базасында көзге туфракны эшкәртү, уҗымнарны чәчү, орлыкларны хәзерләүгә багышланган республикакүләм производство семинары булып узды.
Семинар кырда узды. Анда ТР ның элиталы орлыкларының төрле сортларын тәкъдим иттеләр. Шунда ук орлыкның тиз үсешенә йогынты ясый торган биологик һәм химик препаратлар турында да чыгыш ясадылар.
Семинарда фәнни учреждение хезмәткәрләре чыгыш ясадылар.
Ә министр урынбасарлары Ильдус Габдрахманов һәм Тәльгат Таһирзянов көзге уңышны югалтуларсыз җыеп алу буенча киңәшләр бирделәр.